Кар күп яуган көннәрдә җырчы игелекле эш башкарган. Уллары белем алган мәктәптә җәяүлеләр юлын көри алмассызмы, дип чакыру килүгә, тракторын кабызган да килеп җиткән.
– Җырчының киң күңеллелегенә шаккаттык. Берәү булса, селкенмәс тә, мин артист дип, күкрәк кагып йөрер иде. Ә ул шул арада килеп тә җитте, бөтен мәктәп территориясен ялт итеп чистартты да, кайтып та китте. Бөтен ата-аналар исеменнән Фирдүс братка рәхмәт, – ди Альберт Каюмов.
Фирдүсне телгә алу юкка түгел, бүген аның гомер бәйрәме. Һәрвакыт шундый зур йөрәкле, кешелекле булып кал. Үз игелегең сиңа меңе белән кайтсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез