Юрист сүзләре буенча, кагыйдәләрне яки санитар нормаларны бозган очракта административ җаваплылык башлана. Штраф күләме 500 дән 5 мең сумга кадәр үзгәрә, бу территориянең статусына, төбәк кагыйдәләренә һәм нәтиҗәләргә бәйле.
Аерым алганда, әгәр парк аеруча саклана торган табигый территорияләргә керсә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 статьясы нигезендә, физик затлар өчен штраф күләме 3 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта күп кенә төбәкләрдә үз административ нормалары гамәлдә, алар буенча штраф 5 мең сумга җитәргә мөмкин.
Әгәр ашату вакытында антисанитария шартлары тудырылса, РФ Административ хокук бозулар кодексының «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу» дигән 6.3 статьясы кулланылырга мөмкин. Аның буенча штрафлар «гадәттә төбәккә карап, 500 дән 4 мең сумга кадәр» тәшкил итә, дип ачыклык кертте Айвар.
Юрист шулай ук ашатуны тыю, гадәттә, фауна вәкилләренә потенциаль зыян китерү аркасында кертелә, дип аңлатты һәм ашатыр алдыннан конкрет паркның кагыйдәләре белән танышырга киңәш итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез