Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге тиешледән артык бил бөгәргә мәҗбүр булуларына зарланган.
Чаллыда яшәүчеләрнең 58 проценты (эшкә сәләтле халык турында сүз бара) даими рәвештә тиешледән күбрәк эшли. Бу хакта “Челнинские известия” эшләүчеләр арасында сораштыру үткәргән SuperJob сервисы мәгълүматларына таянып яза.
Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бигрәк тә курьерлар, шәфкать туташлары, йөртүче, табиб һәм педагоглар шул рәвешле алны-ялны белмичә хезмәт куя. Ә менә кол-үзәк операторлары һәм сату буенча менеджерлар бу җәһәттән кемгә караганда да иркәрәк: алар тиешле сәгатьләрен эшләгәннән соң өйләренә ашыга.
Ир-атлар хатын-кызларга караганда артык сәгатьләрне күбрәк эшли. Шул ук вакытта билне артык бөгүгә өлкән яшьтәгеләр түгел, ә яшь хезмәткәрләр ешрак ризалаша. Шунысы кызык: тиешледән артык эшләүчеләр арасында аена 100 мең сумнан күбрәк хезмәт хакына ия булучылар күбрәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез