Дәүләт Советына билгеләнмәгән урыннарда урам сәүдәсе һәм күңел ачулар оештыру өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын керткәннәр. Оешмалар өчен штраф күләме 5 тапкыр артып, 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Закон проекты Татарстан парламенты сайтына урнаштырылган.
“Билгеләнмәгән урыннарда күңел ачуга бәйле хезмәтләр күрсәтү өчен штрафлар узган җәйдә генә кертелде. Моңа кадәр бары тик рөхсәт ителмәгән сәүдә өчен генә административ җәза чарасы кулланыла иде. Гамәлдәге штрафлар, бик аз күләмдә булганлыктан, хокук бозучыларга тиешенчә тәэсир итми”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында. Закон проектын Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты керткән.
Билгеләнмәгән урыннарда күңел ачу чараларын үткәрүгә штраф күләме гадәти кешеләр өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 10 меңнән 40 мең сумга кадәр, оешмалар өчен – 50 меңнән 250 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Ә инде законны кабат бозган очракта оешмалар өчен штраф күләме 1 миллион сумга кадәр (хәзер – 200 мең сумга кадәр), вазыйфаи затлар өчен – 50 мең сумга кадәр (хәзер – 20 мең сумга кадәр), гади кешеләр өчен – 5 мең сумга кадәр җитәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез