Яңа ел алдыннан бөтен ил буенча уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә Тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында зыян күргән һәм хәзер Мәскәүдә дәваланучы Арслан Шаһаповның хыялын тормышка ашырды. Тикшерүчеләр ул дәвалана торган хастаханәдә булган һәм аңа хыялланган конструкторын бүләк итте.
Арсланның яңа танышы, аның беләнбергә дәваланучы Даниска да шундый ук бүләк тапшырганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез