Газетага язылу

Гөлназ Исмәгыйлева: «Тикшерүчеләр килү – эшмәкәрләр өчен иң борчулы вакытларның берсе»

Гөлназ Исмәгыйлева: «Тикшерүчеләр килү – эшмәкәрләр өчен иң борчулы вакытларның берсе»
Фото: шәхси архивтан

Татарстанда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырыламы? Административ киртәләрне киметү юнәлешендә ниләр эшләнә? Бу хакта Татарстан икътисад министры урынбасары Гөлназ Илнур кызы Исмәгыйлева белән сөйләштек.

– Гөлназ Илнуровна, Татарстанда бизнеска административ йөкләнешне киметү юнәлешендә нинди чаралар күрелә?

– Республиканың Икътисад министрлыгы, контроль органнар белән берлектә, административ киртәләрне киметү һәм республика предприятиеләре өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудыру буенча даими эш алып бара. Барлык контроль органнары белән хезмәттәшлек төзелде, тикшерүләрнең аерым күрсәткечләренең үсү сәбәпләре даими анализлана, административ басымны киметү буенча яңа тәкъдимнәр эшләнә.

Мораторий кертүне исәпкә алып, 2025 елда тикшерүләрнең гомуми саны 2019 ел белән чагыштырганда 6,5 тапкырдан күбрәккә кимеде.

Планлы тикшерүләрне гамәлдән чыгарганнан соң, күп кенә контроль органнары алар урынына профилактика визитлары үткәрә башлады. Ул үзенең нәтиҗәлелеген дә раслады, чөнки эшмәкәрләр белән үзара хезмәттәшлек режимында административ басым ясамыйча гына эшләү мөмкинлеген тәэмин итә. Мондый визитның төп максаты – эшмәкәр эшчәнлегенә куела торган барлык таләпләрне һәм хокук бозулар турындагы мәгълүматны җиткерү. Шунысы мөһим: профилактика визиты нәтиҗәләре буенча җәза кулланылмый һәм күрсәтмә бирелә алмый. Шул ук вакытта бизнес өчен барлык профилактика чаралары бары тик ирекле рәвештә генә була – алар эшмәкәрнең үз ризалыгыннан башка уздырыла алмый. Шуңа күрә эшмәкәрләргә әлеге мөмкинлектән ныклап файдаланырга һәм контроль органнарыннан ярдәм алудан баш тартмаска киңәш итәм.

Татарстанда эшмәкәрләрнең РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша профилактика визиты һәм консультацияләр уздыруга гариза бирү мөмкинлеге бар. Җавап шәхси кабинетка киләчәк. РФ Хезмәтләр порталында аның нәтиҗәләре буенча мөстәкыйль рәвештә сораштыру узу мөмкинлеге дә бирелгән. Профилактика визиты нәтиҗәләре буенча без эшмәкәрләрдән уңай бәяләр алабыз.

– Республикада инспектор белән контрольдә тотылучы затлар арасында үзара дистанцион хезмәттәшлек итүнең нинди механизмнары гамәлдә?

– Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген цифрлаштыру республиканың барлык контроль органнары өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Хәзер бу юнәлештә «Инспектор» мобиль кушымтасы актив кулланыла. Ул объектларга чыкмыйча гына тикшерүләр үткәрү мөмкинлеген бирә, бу контролерларның да, бизнесның да вакытын янда калдыра, шулай ук чыгарылган карарларга шикаять белдерү өчен язмаларны биш ел дәвамында саклауны тәэмин итә.

Республика инспекторлары дистанцион хезмәттәшлек механизмнарын, аерым алганда, «Инспектор» мобиль кушымтасын актив куллана. Татарстан аны куллану буенча икенче ел рәттән илкүләм рейтингта беренче урында тора – тикшерүләрнең 25 проценты, профилактик визитларның 43 проценты һәм консультацияләрнең 60 проценты дистанцион рәвештә үткәрелгән.

– Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен нинди ресурслар эшли?

Бизнеска контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендәге законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында Татарстанда 2018 елдан бирле «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы эшли. Бу – контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның түләүсез цифрлы платформасы. Ул эшмәкәрләргә тикшерүгә әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ресурста урнаштырылган тикшерүләрнең электрон журналы конкрет юридик затка карата да, тулаем республикага карата да бизнеска административ йөкләнеш белән танышырга ярдәм итә.

Эшмәкәрләрне булачак тикшерүгә әзерләү өчен сайтта интерактив сораштырулар (чек-битләр) урнаштырылган. Интернет-ресурста роботлаштырылган ярдәмче бар. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: ясалма фәһем эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә, шул исәптән Россия эшмәкәрләре өчен дә алыштыргысыз ярдәмчегә әверелә, ул үсеш, процессларны камилләштерү һәм табышны арттыру өчен төрле мөмкинлекләр бирә. Әлеге инструмент «Тикшерелгән бизнес» ресурсына эшмәкәрләр соравы буенча кертелде. Чат-бот ярдәмендә эшмәкәр булачак тикшерүләргә әзерләнә һәм ясалма фәһем белән әңгәмә кора. Контроль органнары тарафыннан тикшерүләр – эшмәкәрләр өчен иң борчулы вакытларның берсе. «ГосПромпт» цифрлы платформасы кысасында ясалма фәһем мондый тикшерүләргә әзерләнергә булыша. Чат-ботның мөмкинлекләре, кулланучылардан кире элемтәне һәм законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, даими камилләштерелә, бу аны дәүләт органнары белән үзара эш иткәндә бизнес өчен ышанычлы ярдәмче итә.

Сорау – җавап

Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова:

Профилактика визиты нәрсәсе белән кызыклы һәм уңайлы?

– Ул инспектор белән эш бирүче арасында профилактик әңгәмәдән гыйбарәт. Аны эш бирүче эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча да (урынга чыгып), шулай ук дистанцион рәвештә, видеоэлемтә яисә «Инспектор» мобиль кушымтасы ярдәмендә үткәрергә мөмкин. Профилактика визиты кысасында эш бирүчегә аның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.

– «Мобиль инспектор» кушымтасына тоташа алмаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

– Беренче чиратта, кушымтаның актуаль урнаштыру файлын йөкләргә һәм «ЕСИА аша керү» функциясеннән файдаланып, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә тәкъдим итәбез. Әгәр бу ярдәм итмәсә, читтән торып инспекторга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түбәндәге адрес буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә килә аласыз: Казан шәһәре, Ш. Мәрҗани ур., 48.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре