Америкада Конгресска үткән арадаш сайлаулар дөньядагы иң зур державаның сәяси ландшафтында кызыклы үзгәрешләр вәгъдә итә. Сайлауда республикачыларның җиңелүе көтелде. Трамп алып барган эчке һәм тышкы сәясәт илдә бер дә популяр түгел. Американың социаль челтәрендә халыкара яңалыклар тарата торган Globe Eye News (татарчага сүзгә-сүз тәрҗемәсе – «Дөнья күзе яңалыклары») аккаунты: «АКШта товарлар һәм хезмәтләр бәясе тиз үсә. Хәтта елына 100 мең доллар керем дә АКШның 12 штатында урта сыйныф вәкиленә лаеклы тормыш алып бару өчен җитми», – дип яза. Айга 8,3 мең доллар тирәсе акча турында сүз бара. Америкада хезмәт хаклары югары, билгеле, әмма уртача айлык керем 5300 доллар тирәсе генә. 8,3 меңнән шактый ким, дип әйтүем. Халыкның лидер алып барган сәясәттән риза булмавы аңлашыла.
Сайлау Трампның рейтингы көннән-көн түбәнгә тәгәрәгән шартларда үтте. Эшнең кая таба барганын чамалаган республикачылар хәтта сайлау алды рекламаларыннан аның портретын алып ташларга мәҗбүр булды. Әмма кампанияне коткарырлык түгел иде инде. Ак йорт хуҗасы исә сайлау алды митингларында чыгыш ясап, берсеннән-берсе күңел кайтаргычрак цитаталарны сипте генә. 1 ноябрьдә ул: «Беләсезме, мин Вьетнам сугышында бер атна эчендә җиңә алган булыр идем», – диде һәм җиңү өчен урманнарга гербицид сиптерәсе урынга, Хошимин шәһәрен бомбага тотарга гына кирәк булуын сөйләде. Тарихны һәм географияне аз гына белгән кешене укшыта торган сүзләр, әлбәттә, чөнки Хошимин, элекке Сайгон, ул вакытта Көньяк Вьетнам башкаласы, АКШ нәкъ менә Көньяк Вьетнам ягында сугышты.
Трампның андый канатлы сүзләреннән башка да партиясенең тар-мар ителәсе ачык иде, чөнки ул килгәннән соң үткәрелгән җирле сайлауларда республикачылар гел диярлек оттырып барды. Нишләп әле хәл начараеп барганда, җиңүгә ирешсеннәр? Сайлау алды көннәрендә, җитмәсә, фонд базарында технологик компанияләрнең акцияләре мәтәлчек атты. АКШ бюджетының керем өлешенә караганда 2,5 тапкырга якын күбрәк акча парга әйләнде. Вазгыять әле дә киеренке. Мәгълүмат кырында: «Ясалма фәһемгә һәм югары технологияле проектларга иң зур инвестицияләр кертүчеләрнең берсе булган SoftBank компаниясе акцияләре бер ай эчендә 44 процентка төште. «SoftBank»ның таркалуы финанс базарларында 2008 елдан бирле иң шау-шулы «фейерверк» булачак», – дигән хәбәрләр күренде.
Трампчыларның җиңелүендә Ак йортның Израиль белән гадәттән тыш дуслыгы да зур роль уйнады. Фәләстыйн җиренә баскыннарча бәреп кергән ясалма дәүләт алып барган геноцид бүген бөтен дөньяда зур нәфрәт уята. Ул нәфрәт Израильгә карата гына түгел, гомумән, гыйбриләргә карата күралмау хисенә әверелеп бара. Урта гасырлар Европасында бу халыкка карата булган мөнәсәбәт кире кайтып килә. Израиль ресурслары менә нәрсә хәбәр итә: Стокгольмдагы кибетләр ишегендә: «Гыйбриләрдән азат зона» дигән язулар күренә башлаган. Америкада да шундый ук кәеф киң тарала. Атаклы Америка журналисты Ана Каспарян: «Сезне бөтен дөньяда гыйбри булганыгыз өчен түгел, ә гаепсез кешеләрне үтергәнегез өчен күралмыйлар. Сез үзегезне Аллаһ тарафыннан сайланган халык дип саныйсыз, әмма үзегезне чын шайтаннар кебек тотасыз», – дип тиктомалдан гына белдерми. Вице-президент Джей Ди Вэнс сайлаудан соң: «Сайлаучыларның бер өлеше республикачылардан Израильгә бәйле сәясәт өчен баш тартты», – дип дөрес әйтте. Израиль белән бер үк дәрәҗәдә Иранга каршы башланган ахмак сугыш та – җиңелүнең бер сәбәбе. Трамп үзе дә Иран мәсьәләсендә үзен алдауларын аңлаган, диләр. CNN телеканалы Президент киңәшчеләренең берсенә таянып хәбәр итүенчә, ул үзен Иран белән сугышка кагылышлы мәсьәләләрдә ялгыш юлга керттеләр дип саный һәм моның өчен кемдер җавап бирергә тиеш, дип исәпли икән. «Ялгыш юлга кертүче»нең исеме мәгълүм бит инде: Нетаньяху. Әмма Трамп Израиль вампиры тырнагыннан ычкына алырлык түгел.
Сайлауда республикачыларны тар-мар иткән демократлар алардан бик аз аерыла. Ике арадагы көрәш – бары тик хакимлек өчен көрәш кенә, идея көрәше түгел. Шулай да бер мәсьәләдә җитди аерма сизелә. Демократлар ясалма фәһемгә каршы. Конгресс әгъзасы Яссамин Ансари беренче эш көнендә үк ясалма интеллект проектларын үстерүне туктатырга тәкъдим итә. Демократ-конгрессмен Тед Лю да: «Трамп хакимиятенең ясалма интеллектка киң эш иреге бирү карары ялгыш, һәм аны Конгрессның яңа чакырылышы яңадан караячак», – дип белдерә. Аларның бу омтылышында акыллы нигез бар. Ясалма интеллект өлкәсенә нигез салучыларның берсе, Британия–Канада галиме, 2024 елда физика буенча Нобель премиясе лауреаты Джеффри Хинтон 2026 елның 3 ноябрендә The Guardian газетасына биргән интервьюсында: «Быелның ахырында яки киләсе елда без Чернобыльгә тиң вакыйга белән очрашырга мөмкинбез», – дигән сүзләр әйтте. Ул ясалма интеллект агентлары электр энергиясе системасына киберһөҗүм ясарга, электр станцияләре һәм челтәрләре эштән чыгарга, зур территориядә электр өзелергә мөмкин, банк системасына һөҗүм итеп, халыкара финанс инфраструктурасын вакытлыча параличларга ихтимал дип саный. Хинтон тегенди-мондый гына кеше түгел, аны «ясалма интеллектның әтисе» дип тә йөртәләр.
Демократлар кулына күчкән Конгресс 3 гыйнварда гына эшли башлаячак. Әмма алар инде Трамп һәм аның командасы эшчәнлеген җитди тикшерергә, шактый гына җинаятьләрне ачыкларга һәм трампчыларны төрмәгә тыгарга вәгъдә итә. Трампның үзенә импичмент һәм шулай ук төрмә белән яныйлар. АКШ тарихында бер Президентны да импичмент нәтиҗәсендә эштән озата алганнары юк әле. Бу юлы кылычлар артык каты чәкешә. Трамп оппонетларын сәяси эзәрлекләүләрдә гаепли һәм Юстиция министрлыгына аларның үзләрен тикшерергә әмер бирде. Үзен бик горур тотса да, җиңелүне авыр кичерде, диләр. Телсез калды, үзен параличланган кебек тотты, дип әйтүчеләр бар. Ак йорт хезмәткәрләре, кайгыларын эчеп юу өчен, Вашингтон барларына таралды, дип тә өстиләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез