Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылыннан ветераннар советы әгъзасы Фәрит Ярхәм улы Зыятдинов инде июль аенда икенче тапкыр махсус хәрби операциядә хезмәт итүче “Тимер” батальонына гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
Ул үз акчасына алты “Урал” мотоциклы сатып алды. Шуларның берсен Донецк республикасындагы разведчикларга җибәргәннәр. “Тимер” батальоны командиры Фәрит Зыятдиновка Рәхмәт хаты да тапшырган. Норлат халкы шундый авылдашлары булуына бик горурлана. Үзләре дә кимен куймыйлар. Роза Яһудина җитәкчелегендәге төркем операциядә хезмәт итүчеләр өчен кирәкле әйберләр әзерли. Аларга тирә-яктагы авыллар да кушылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез