Татарстанның «Тимер» батальонының медицина взводы (57нче мотоукчылар полкы) КФУның Алабуга институты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Олег Анатольевич Разживинга даими ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Ярты ел элек Олег Анатольевич хәрбиләргә «УАЗ-«буханка» автомобилен тапшырган иде, ул яралыларны эвакуацияләү һәм медикаментлар ташу өчен актив кулланыла. Бу машина ярдәмендә дистәләгән кешенең гомерен саклап кала алганнар.
Ә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Олег Анатольевич «Вместе к Победе!» хәрәкәтенең 95нче гуманитар конвое составында хәрбиләргә яңа кыйммәтле бүләк — эвакуация төркеме өчен мотоцикл китерде, бу алгы сызыкта медикларның мобильлеген сизелерлек арттырачак.
«Сезгә, Олег Анатольевич, игелекле йөрәгегез һәм чын патриот булуыгыз өчен зур рәхмәт!» — диләр хәрбиләр.
Шулай ук хәрбиләр Альберт Зөфәр улы Нигамаевка һәм Алабуга институты студентларына, археология түгәрәгенә йөрүчеләргә штурм ротасына мотоцикл алганнары өчен зур рәхмәтләрен белдерә.
«Бары бергә — һәм җиңүгә генә!» — диләр хәрбиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез