Тимур Галиев ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы итеп билгеләнде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы итеп Тимур Галиев билгеләнде. Әлеге указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

– Галиев Тимур Мирзанур улын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы итеп билгеләргә, – диелә Рәис указында.

Галиев Тимур Мирзанур улы 1977 елның 23 июлендә Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керә, анда 1999 елда «ветеринария табибы» белгечлеге буенча югары белем ала.

2009 елда диссертацияне яклый һәм биология фәннәре кандидаты була.

Ветеринария өлкәсендә үзенең хезмәт эшчәнлеген 1999 елда «Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә ветеринария табибы вазыйфасыннан башлый. Ике елдан соң әлеге учреждениенең баш ветеринария табибы урынбасары урынын ала.

Алга таба 2002 елда аның хезмәт эшчәнлеге Алабуга муниципаль районы белән бәйле була, ул анда ветеринария бактериология лабораториясе мөдире, ветеринария табибы-бактериологиясе һәм Алабуга шәһәренең «Алабуга дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең башлыгы урынбасары булып эшли.

2010 елда «Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы итеп билгеләнә.

2015 елда «Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе»н җитәкли, ул анда хәзерге вакытта эшли.

Республиканың ветеринария хезмәтен үстерүгә керткән өлеше һәм профессионализмы өчен «Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем бирелә (2020 ел). 

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре