Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров әнә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Рәисе Дәүләт Советына Юлламасында республиканың барлык тармаклары эшчәнлегенә тукталды. “Безнең өчен милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр күтәрелү мөһиме. Республикада 175 милләт вәкиле тату, бер-берсенә ярдәмләшеп, гореф-гадәтләрен саклап яши. Һәм бу эшне безгә дәвам итәргә кирәк”, – диде ул. Тимур Кадыйров Рөстәм Миңнехановның туган телләрне саклап калу турындагы сүзләренә аеруча игътибар иткән. “Аның фикеренчә, телне саклап калуда беренче чиратта туган тел укытучыларының өлеше зур. Шуңа да чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов биредә булган туган тел укытучыларын аерым билгеләп узды. Халыклар дуслыгы йортында эшләүче якшәмбе мәктәпләре дә телләрне өйрәтүгә үз өлешен кертә. Балалар бик теләп шөгыльләнә”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез