Тимур Кадыйров: Һәр милләт өчен дә туган телен, мәдәниятен саклау мәсьәләсе актуаль

Татарстан халыклары Ассамблеясы Яшьләр берлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров Юлламада туган телләргә игътибар бирелүен билгеләп узды:

– Татарстан җитәкчелеге туган телләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча системалы эш башкара. Сүз уңаеннан, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын игълан итүне милли автономияләр бик рухланып кабул итте. Татарстан халыклары Ассамблеясы составында 37 милли-мәдәни автономия бар һәм аларның һәркайсы бу яңалыкны шатланып хуплады. Болар барысы да безгә милләтара һәм мәдәниятара элемтә урнаштыру өлкәсендә тагын да алга барырга мөмкинлек бирде.

Республикада 173 төрле милләт яши. Һәр милләт өчен дә туган телен, мәдәниятен саклау мәсьәләсе актуаль кала. Шуңа да 2021 елның әһәмияте зур иде. Әлбәттә, бу тармакта эш быел гына алып барылачак дигән сүз түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

милләт Рөстәм Миңнеханов юллама Тимур Кадыйров

Көн хәбәре