Газетага язылу

Тимур Камалетдинов: «Александр Лапин үз тәҗрибәсен республика үсешенә юнәлдерәчәк»

“Хәзерге вазгыятьтә илдә нәкъ менә яшьләргә, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә басым ясау җәмгыятьне ныгыта, берләштерә”.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов әнә шулай дип белдерде.

“Яшьләрнең патриотик тәрбиясе белән шөгыльләнүче кеше буларак, ничәнче ел рәттән Юлламада махсус хәрби операциягә, патриотик эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмаларга, гомумән социаль юнәлешкә игътибар бирелүе минем өчен аеруча мөһим. Хәзерге вазгыятьтә илдә нәкъ менә яшьләргә, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә басым ясау җәмгыятьне ныгыта, берләштерә, бер фикердә булырга ярдәм итә”, – диде Тимур Камалетдинов “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә. Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, республикада җәмгыятебез иминлеге һәм үсеше өчен бөтен шартлар тудырыла. “Яңа вице-премьер вазыйфасына Россия Герое Александр Лапинны билгеләү беркемне дә гаҗәпләндермәгәндер, генерал-полковник үз тәҗрибәсен республика үсешенә юнәлдерәчәк дип уйлыйм”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре