«Алдынгылар хәрәкәте» быел 192 профильле тематик смена оештыра, 5се – республикакүләм, калганнары – муниципаль сменалар. 38 стационар лагерь, 8 чатыр лагере, калганнары – мәктәп яны лагерьлары. Барлыгы 13 мең бала яр итәр дип ниятләнә. «Үсмерләр үзләре әйдаманнар ярдәмчеләренә әйләнә. Лагерь ул – дуслар, остазлар табу урыны. Лагерьдагы ял балага үзенә ышанычын арттыра, монда ул үзен бөтенләй яңа яктан ача, күрсәтә ала», – ди Тимур Сөләйманов.
Барлыгы биш смена уздырыла. 31 майдан 17 июньгә кадәр «Восток» балалар лагеренда «Алдынгылар сменасы: Казан командасы» сменасында 7-17 яшьтәге 180 бала һәм яшүсмер ял итә. «Биредә оештыру эшләренә, лидерлыкка өйрәтәбез», – ди Тимур Сөләйманов.
«Алдынгылар сменасы: төп әйберләр турында сөйлә» сменасы 1-18 июль көннәрендә «Идел» үзәгендә 11-17 яшьтәге 100 баланы кабул итәчәк. Алар СММ, видео, монатаж серләренә төшенәчәк.
25 июль-11 август көннәрендә «Алдынгылар сменасы: иҗат ит һәм рухландыр!» иҗади сменасы «Костер» яшьләр үзәгендә 7-17 яшьтәге 177 баланы җыя. Анда балаларны вокал, хореография, ораторлык сәләтенә өйрәтәчәкләр.
25 июль-31 июль көннәрендә «Костер» чатыр лагеренда «Илне ач!» смемасында 10-17 яшьтәге 40 бала Татарстан районнары буйлап маршрутлар төзиячәк. Ул патриотик, спорт юнәлешле смена.
12-29 августта «Мечта» лагеренда «Планетаны сакла!» сменасы үткәрелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез