Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.
– Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында балалар һәм яшьләр тәрбиясе, аларны шәхес буларак формалаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирде. Билгеле, монда төп рольне мөгәллимнәр уйный, моңа шулай ук аерым басым ясалды. Моннан тыш, Рөстәм Нургали улы «Алдынгылар хәрәкәте» өчен бик якын, аның эшчәнлегенә аваздаш сүзләр әйтте. Без һәрвакыт, һәркем алдынгы була ала, дия киләбез. Рөстәм Миңнеханов та шушы сүзләрне әйтте. Киләчәктә дә төрле категория балалар һәм үсмерләрне тагын да җәлеп итәргә, һәркем күңеленә ятышлы шөгыль сайлый алсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, үсмерләр һәм яшьләр үзәкләрендә дә төрле юнәлештәге эшчәнлек алып барылырга тиеш, – диде Тимур Сөләйманов. – Рөстәм Миңнеханов киләсе елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Бу – безнең ел, безнең бурыч, безнең миссия. Без һәрвакыт яшьләр традицион кыйммәтләргә таянып формалашсын өчен тырышабыз. Киләчәктә дә бу юнәлештә актив эшләячәкбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез