Газетага язылу

Тимур Сөләйманов сайлауларда катнашты: «Битараф булмагыз, киләчәгебез өчен тавыш бирегез»

Бүген IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар башланды. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов 136 нчы номерлы рус-татар гимназиясендә үз тавышын бирде

Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.

«Бу көнне булган үзгәрешне, әлбәттә, һәр яшь кеше күрә, тоя, яңа яшьләр үзәкләре, спорт мәйданчыклары, кызыклы форумнар, чаралар – барысының максаты – яшьләргә мөмкинлек булдыру. Аллаһка шөкер, безнең илебездә, республикада мөмкинлекләр күп, аларны куллана белергә кирәк. Битараф калмагыз – килегез. Тотрыклы үсешне саклау өчен һәрберебез илебезнең үсешендә катнашырга тиеш. Киләчәк өчен тавыш бирегез!» – диде ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре