«Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов Татарстан Рәисе юлламасына карата үз фикерен җиткерде:
«Быелгы юллама халыкчанлыгы белән аерылып тора. Чөнки укытучылар турында да, патриотик тәрбия хакында да, үзкыйммәтләр турында да күп әйтелде. Республиканың уңышы - ул кешеләр. Аларның үзләре хезмәт куйган урыннардагы тырышлыгы. Ул дәвамлы булсын өчен үзкыйммәтләребезнең буыннан-буынга тапшырылуы кирәк. Бигрәк тә яшьләр белән эшләү зур әһәмияткә ия. Бу хакта Рөстәм Нургали улы аерым билгеләп үтте. Шуңа күрә алга таба да тырышып эшләвебезне дәвам итәбез».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез