Тинчурин театры 92 нче сезонның беренче премьерасын тәкъдим итә: «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..»

4-5 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 92 нче, театраль сезонның беренче премьерасы – «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» комедиясен (12+) тәкъдим итә. Автор – язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов.

Әлеге пьеса Татарстанда икенче тапкыр куела. Моңа кадәр ул Татарстанда – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында, Башкортстанда – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Оренбург өлкәсендә – Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында куелды.

Әлеге комедия тормыш мәгънәсе, үз-үзеңне эзләү һәм кешеләргә ышаныч турында. «Чыннан да, бу спектакльдән соң кеше, ниндидер ялгызлыкка килеп эләккән очракта да, тукталып калырга кирәк түгел, һаман да эзләнергә кирәклеген аңлаячак», – диде К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия директоры Фәнис Мөсәгыйтов матбугат очрашуында.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: бу спектакль – Зиннур Cөләйманов сәхнәләштерә торган 50 нче, юбилей, спектакле. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов моны зур мәртәбә, дип саный. 7 ел элек ул Тинчурин театрының берничә артисты белән «Нәзер» антреприза спектаклен сәхнәләштергән иде. Яңа премьерада шул состав һәм тагын берничә артист катнаша. «Мин Тинчурин театры актерларының профессиональ яктан үсешен күрәм, алар белән эшләве рәхәт. Труппаның бердәм булуын, яшьләрнең көчле, кызыклы икәнен тоям. Өлкәнрәк буын да картлыкны көтеп ятучылардан түгел, ә, киресенчә, хәрәкәтчән, тере», – дип фикерләре белән уртаклашты режиссер. Матбугат очрашуында катнашкан артистлар да режиссерның эшен югары бәяләп, үзләрен яңа яктан ачуна басым ясады.

«Артист өчен әйбәт режиссер белән эшләве – зур бәхет. Режиссер синең образың турында синнән күбрәк белсә, шуның кадәр рәхәт, кулдан җитәкләп барган кебек. Без, артистлар, сәхнәгә чыкканда, караңгы урманда төнлә барган кебек, үзебезгә читтән карый алмыйбыз, ә режиссер шунда юк күрсәтеп бара», – диде Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева.

Спектакльнең төп идеясе – постановканың тормышчан булуында. Спектакль мәхәббәт, ялгызлык, аны җиңеп чыгарлык кешелек көче, теләк-максатлар, һәр кешенең бәхеткә лаек булуы хакында. «Бу тормышта ялгызлар шактый. Хәтта парлы ялгызлар да бардыр. Шуңа күрә бу спектакльне карагач, һәркем үзенә шундый фикер алырга тиеш: ялгыз булып яшәүдә генә түгел, Аллаһ боерса, барысы да алда, кояш чыгар, таң атар, барысы да яхшы булыр», – дип, фикерләре белән уртаклашты Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре