Ул халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган. Театр “Тукай иҗаты. Оркестр. Ясалма интеллект” проекты нигезендә, шагыйрьнең “Исемдә калганнар” әсәрен яңа куелышта тормышка ашыра.
Фильм тавышсыз. Ясалма фәһем барлыкка китергән геройлар экранда нәни Тукайның ачы язмышы, ятимлеге, шагыйрь буларак беренче танылуы мизгелләрен күрсәтә. Шунда ук театр артистлары – Артем Пискунов һәм Резедә Сәлахова аларны тавышландыралар. Ильяс Камалов җитәкчелегендәге оркестр вакыйгаларны музыка ярдәмендә тагын да көчәйтә.
Анимацион фильм барышында Г. Тукайның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырый. Фильмны теләүчеләр алга таба да карый ала. Билетлар сатыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез