Яңа проект «Шигърият сулышы» дип атала һәм 18 июнь кичендә аның премьерасы булды. Очрашулар ачык һавада – театрның балконында уза. Беренче чара халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Артистлар шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган популяр җырларны башкардылар. Тамашачылар арасында Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым да бар иде. «Роберт татар концертларында шигырьләр яңгырасын иде дип тели иде. Ә мондый чара турында ул хыялланмады да. Бик матур кичә булды, күңелем тулды», – дип үз кичерешләре белән уртаклашты ул.
Проектның чираттагысы 21 июньдә узачак. Ул шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатына багышлана. Әлеге проектның идея авторы – К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез