Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаровның сөенечле яңалыгы бар

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров һәм хатыны Эльвина Насыйбуллинаның сөенечле яңалыклары бар.

Иҗади гаиләдә кыз бала туган. Бу хакта Тинчурин театрының социаль челтәрләрендә хәбәр иттеләр.

«Нәни кызыгыз сау-сәламәт, бәхетле булып үссен! Өегез һәрвакыт мәхәббәт, җылылык һәм иҗат рухы белән тулып торсын!» – диелгән хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре