11 миллион квадрат метр торак! Моннан утыз ел элек Дәүләт торак фонды оешканнан бирле республикада яшәүче 186 меңнән артык гаилә яшәү шартларын яхшырткан. Юбилей уңаеннан башкаладагы «Салават Күпере» паркында зур бәйрәм узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә социаль ипотека кысасында яңа торак программасы башлану турында игълан итте.
Тагын бер Чаллы
Билгеле булганча, Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 1995 елда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә, республикада тузган торакны бетерү максатыннан төзелде. Әлеге программаны тормышка ашыруның ун елында 48,6 мең гаилә ярымҗимерек иске йортлардан бөтен уңайлыклары булган яңа фатирларга күченде. Моның өчен республика шәһәр һәм районнарында 2,7 миллион квадрат метр торак төзелгән. Казанда гына да өр-яңа «Азино» микрорайоны барлыкка килде.
Тузган торакны бетерү программасы кысасында тупланган тәҗрибәдән чыгып, 2005 елда Татарстанда яңа торак программасы – социаль ипотека гамәлгә керде. Аңа бүген дә ил күләмендә тиңнәр юк. Егерме ел эчендә республикада 8,5 миллион квадрат метр торак сафка баскан. Татарстанда яшәүче 138 меңнән артык гаилә яшәү шартларын яхшырткан. Бер генә чагыштыру: Татарстанда социаль ипотека программасы буенча бирелгән фатирларда Чаллы халкы кадәр кеше яши.
Төзелеш дәвам итә. Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды Казандагы – «Салават Күпере», М14 торак районнарын, Чаллыдагы – «69 нчы микрорайон», «78 нче микрорайон»нарны һәм Түбән Камадагы – «29 нчы микрорайон»ны комплекслы рәвештә үстерә.
Социаль ипотека программасының ташламалы шартлары 2005 елдан бирле шул ук: еллык ставка – 7 процент, беренчел кертем – торакның 10 проценты күләмендә, ипотеканы 28,5 елга кадәр алырга мөмкин.
Торакка чиратка басканнан соң бәби алып кайткан гаиләләргә, бурычны каплау хисабына, 200 мең сум күләмендә компенсация дә бирелә. Егерме ел эчендә социаль ипотека алган гаиләләрдә 65 меңнән артык бала туган.
2020 елда Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән яңа программа – яшь гаиләләр өчен социаль ипотека да барлыкка килде. Аның кысасында республикадагы 3 меңгә якын гаилә түбәле булган инде. Татарстан Рәисе кушуы буенча Дәүләт торак фонды аренда торагы программасын да үстерә. Аның ярдәмендә, мәсәлән, Иннополиска кыска гына вакыт аралыгында IT-белгечләр, галимнәр һәм, гомумән дә, биредә яшәргә теләүчеләрне җәлеп итү мөмкинлеге тудырылган. 2023 елдан Дәүләт торак фонды, Татарстан Рәисе кушуы буенча, Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Менделеевск шәһәрләрендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә дә булыша. Аерым алганда, КАМАЗны 486 аренда торагы белән тәэмин иткәннәр. Социаль ипотека программасыннан тыш, максатчан программалар буенча да торак тапшырыла.
Дәүләт торак фондының эш нәтиҗәсе – хакимиятнең барлык тармакларының – закон чыгару, башкарма, муниципаль хакимият, шулай ук оешмалар һәм бизнесның уртак тырышлыгы. Шул ук вакытта, бары тик республика җитәкчелеге ярдәмендә генә барысын бергә туплап эшләргә мөмкин.
«Шәһәр эчендәге шәһәр»
«Салават Күпере» торак районы – Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган иң зур проектларның берсе. Ул 26 мең фатирлы 116 йортка исәпләнгән. Сафка басачак торакның гомуми мәйданы – 1,5 миллион квадрат метр. Биредә 78 меңгә якын кеше яшәячәк дип фаразлана. Бүген исә 78 күпфатирлы йортта тормыш кайный.
«Салават Күпере»ндә яшәүчеләрнең ишегалдында бәйрәм дә әле. Бу көннәрдә торак районының ун еллыгын билгеләп үттеләр. Дистә ел эчендә буш урында республикада яшәүчеләргә тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм иткән күпфатирлы йортлардан тыш, ә 2,3 мең балага исәпләнгән 9 балалар бакчасы, 5,2 мең урынга исәпләнгән 4 мәктәп, 15 спорт мәйданчыгы, 2 хоккей тартмасы да «үсеп» чыкты. Былтыр районда республикадагы иң зур күппрофильле поликлиника ачылды.
Торак районның ун еллыгы уңаеннан бәйрәмгә килүчеләрне Рөстәм Миңнеханов та котлады. Ул искәрткәнчә, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт торак фондын булдыру турындагы карарны илебез тарихының иң катлаулы чорларының берсендә кабул иткән.
– Вакыт күрсәткәнчә, бу бик вакытлы һәм кирәкле карар иде. Ул төзелеш күрсәткечләрен саклап калу һәм халыкны торак белән тәэмин итүнең яңа алымнарын булдыру мөмкинлеген тәэмин итте. Соңыннан башка төбәкләр өчен дә үрнәк булды һәм әлегә кадәр тиңе юк. Дәүләт торак фонды – гаҗәеп үсеш юлы узып, халыкның торак мәсьәләләрен хәл итүдә үзенчәлекле институтка әверелде, – диде Татарстан Рәисе.
Республика программаларына тораклы булучылар да рәхмәтле.
– Шәһәр эчендәге шәһәрдә яшибез, – ди моннан берничә ел элек «Салават Күпере»ндә ике бүлмәле фатир алган Зилә Хәлиуллина. – Ирем белән ике бала тәрбиялибез. Биредә яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар: улыбыз ишегалдында гына урнашкан бакчага йөри, кызыбыз заманча мәктәптә белем ала. Ишегаллары балалар өчен дә, җәяүлеләргә дә бик уңайлы итеп җиһазландырылган. Поликлиниканы бик көткән идек, ул да ачылды. Торак районның ун еллыгы уңаннан «Салават Күпере» паркында узган бәйрәмдә рәхәтләнеп Ришат Төхвәтуллинны да тыңладык әле.
Яңа мөмкинлек
Татарстанда торак шартларын яхшыртучылар тагын да артачак. Рөстәм Миңнеханов республикада СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа торак программасы башлану турында игълан итте. Татарстан Рәисе кушуы буенча, Дәүләт торак фонды СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле рәвештә фатир алу мөмкинлеген бирә торган программа эшләгән.
Әлеге хокуктан СВОга Татарстаннан чакырылган хәрбиләрнең туганнары файдалана алачак:
– өлешчә мобилизация буенча;
– Татарстан хәрби комиссариатларында СВОда катнашу өчен контракт төзүчеләр;
– республикада урнашкан хәрби частьларда контракт төзүчеләр.
Гаиләләр Татарстанда теркәлгән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга (гаиләдә бер кешегә – 18 квадрат метрдан да азрак) да тиеш. Эш урыны яки яшькә бәйле чикләүләр юк. Программада катнашу өчен гаиләләргә теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шунысы да бар: әлеге программада моңа кадәр башка программалар буенча исәптә торучылар да файдалана ала. Казанда яшәүче Латыйповлар гаиләсе кебек. Алар 2024 елда торакка чиратка баскан булган. Фатирны исә 2027 елга кадәр көтәргә туры килгән. Яңа программа бу эшне тизләткән. Гаилә башлыгы Гадел Латыйпов хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. «Салават Күпере» торак комплексындагы ике бүлмәле фатир ачкычын аның тормыш иптәше Алинәгә тапшырдылар.
«Салават Күпере» торак комплексында ремонт ясалган торакның бер квадрат метры бәясе 111,2 мең сумнан башлана. Базарда ул кимендә 200 мең сум тирәсе тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез