Тиздән 10 меңлек акча барлыкка килергә мөмкин

Россиядә ун меңлек купюра булдыру югары инфляция фонында акланган чара булырга мөмкин. Бу фикерне Социаль икътисад тикшеренүләре үзәге директоры, икътисад фәннәре докторы Алексей Зубец әйтте, дип яза «Абзац» басмасы.

Икътисадчы сүзләренчә, соңгы елларда товарларга һәм хезмәтләргә бәя ике тапкыр кыйммәтләнде һәм яңа купюра барлыкка килү инде хәзер үк кирәкле адым булырга тиеш.

Салым йөкләнеше, коммуналь түләүләр арту һәм финанс операцияләрен контрольдә тоту халыкта һәм бизнеста кәгазь акчага, шул исәптән зур номиналга ихтыяҗ арттыра, диде ул.

Кәгазь акчага ихтыяҗ арткан очракта Үзәк банк акча әйләнеше процессын оптимальләштерү өчен ун меңлек купюра чыгару турында карар кабул итәргә мөмкин, дип саный Алексей Зубец. Эксперт фикеренчә, моны хуплап кабул итәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре