30 август көнне ТНВ телеканалы Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәм чараларыннан туры трансляция алып барачак. Трансляцияне ТНВның Вконтакте һәм YouTube битләрендә, шулай ук www.tnv.ru сайтында карарга була, дип хәбәр итә теле-радиокомпания матбугат үзәге хезмәте.
Беренче трансляция 11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданнан башлана. Биредә «Уйнагыз, гармуннар! - «Играй, гармонь!» конкурсы катнашучылары чыгышлары булачак, шулай ук «Безнең заман» гала-концерты узачак.
19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәне каршында урнашкан мәйданда узачак төп концерт трансляциясе башланачак. Концертның хедлайнеры - Uma2rman музыкаль төркеме. Сәхнәдә шулай ук Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак. 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты трансляциясе башланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез