Татарстанда яшәп, татар каналын карап булмый. Кая югалды ул «ТНВ» каналы? Аны каян табып карарга була?
Исемен әйтергә теләмәүче укучыбыз
«ТНВ» каналы тулысынча цифрлы тапшырулар форматына күчте. Каналны карауны дәвам итү өчен, кабельле телевидениегә тоташырга кирәк. Татарстанның берәр шәһәрендә яшәсәгез, «Таттелеком», «Летай», «Дом.ру», «МТС», «Ростелеком», «Казанская городская сеть» операторлар хезмәтеннән файдалана аласыз. Авылда яшисез һәм сездә кабельле операторлар юк икән, «ТНВ» каналын «Триколор» һәм «Телекарта» спутник платформалары аша таба аласыз. Шулай ук яраткан каналыгызны TATTVR кушымтасы белән интернет аша карарга мөмкин», – дип хәбәр итә телеканал үзенең рәсми сайтында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез