Газетага язылу

Республикада төбәк әһәмиятендәге юлларда 265 кар чистарту техникасы эшли

Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 265 берәмлек кар көрәү техникасы эшли. Төнлә юлларны 383 берәмлек техника чистарткан. Тәүлек эчендә 2264 тонна ком-тоз катнашмасы, 30 тонна тоз сарыф ителгән.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тору өчен җәлеп ителгән юл техникасының автотранспорт паркы 1125 берәмлек махсус юл машиналары тәшкил итә, алар кар чистарту һәм бозга каршы материаллар тарату эшләре башкару өчен яраклаштырылган. Ком-тоз катнашмасын һәм техник тоз тарату өчен 345 комбинирланган юл машинасы кулланыла, дип хәбәр итә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. 

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле кар ява, буран чыга. Көньяктан искән җил тизлеге –8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с, кайбер җирдә 23 м/с кадәр көчле булачак. Көндез һава температурасы -1 дән -6 °C кадәр. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак. Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорыйбыз, диелә хәбәрдә. 

Төбәк юлларында көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефонына мөрәҗәгать итәргә сорыйлар: (843) 291-91-91.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре