Газетага язылу

Төбәк әһәмияттәге автомобиль юлларында 388 берәмлек кар җыю техникасы эшли

Татарстанның төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 388 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә хезмәт күрсәтүне 288 машина башкарган, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Соңгы тәүлектә бозлавык һәм кар көртләре белән көрәшү өчен 3 930 тонна ком-тоз катнашмасы; 86 тонна тоз; 5 тонна тозлы эремә тотылган.

Авиация, су һәм тимер юл транспорты объектларында, шулай ук елга аша күперләрдә һәлакәтләр теркәлмәгән.

Юлларда бозлавык саклана. Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм куркынычсыз дистанцияне сакларга сорыйлар.

Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ТР Транспорт министрлыгы Министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә: (843) 291-91-91.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре