Газетага язылу

Төбәк парламентлары җитәкчеләре Татарстан халкының кайгысын уртаклаша

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменә төбәк парламентлары җитәкчеләреннән кайгы уртаклашу телеграммалары килә.

“Бу авыр сәгатьтә Кырым халкы татарстанлылар белән бергә. Без Кырым өчен иң авыр вакытларда тугандаш республиканың безгә ярдәмгән килүен зур рәхмәт белән искә алабыз. Һәм һәрвакыт булдыра алганчы булышырга әзер. Язмышыбыз уртак һәм без һәрвакыт бергә – шатлыклы көннәрдә дә, авыр сынаулар килгәндә дә”, – дип язган Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов. 

Кайгы уртаклашу телеграммалары Башкортстан, Адыгея Республикалары Пермь крае, Саратов өлкәсенең төбәк парламентлары җитәкчеләреннән дә килде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре