Төбәкләрдә талпаннар активлашу сәбәпле, халыкны кисәтергә куштылар

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова ведомствоның төбәк бүлекчәләренә талпаннар активлашкан чорда гражданнарның хәбәрдарлыгын арттырырга һәм профилактика чараларын көчәйтергә кушып, йөкләмә бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Респиратор инфекцияләре белән авырулар саны әкренләп кими, әмма көннәр җылыткач талпаннар, шулай ук бөер синдромы белән геморрагик бизгәк активлаша. Анна Попова профилактика буенча эшне көчәйтергә һәм халыкка мәгълүмат җиткерүне активлаштырырга йөкләмә бирде», – диелә күрсәтмәдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре