Газетага язылу

Төбәкләргә аюдан саклану чараларын күрергә кушканнар

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы төбәкләр хакимиятләренә аюларның кешеләргә ташлану очракларын киметүгә китерерә торган чаралар күрергә тәкъдим иткән.

Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Төбәкләр мондый очракларны профилактика чаралары хисабына сизелерлек дәрәҗәдә киметергә мөмкин. Иң элек аюларның чүплекләрдәге, туристлар лагерьлары, бистәләрдәге ризык калдыкларына килү мөмкинлеген юкка чыгарырга кирәк”, – диелгән министрлык рекомендацияләрендә.

Исегезгә төшерәбез: җәй азагыннан бирле кайбер төбәкләрдә аюлар, кышка май запасы җыюлары, шулай ук нык үрчүләре сәбәпле, кешеләр янына ешрак чыга башлаган. Бу исә ерткычлардан саклану буенча югары дәрәҗәдә әзерлек режимнары кертүгә, туристлык маршрутларын ябу һәм аларны атуга китергән.

Шулай ук министрлыкта басым ясап әйтелгәнчә, аюларны ашату катгый төстә тыела, чөнки аларның ризыкны җиңел генә табуга ияләшүенә һәм кешеләрдән курыкмый башлауларына китерә бу. Нәкъ менә кешедән курку хисе ерткычларны читтәрәк йөрергә мәҗбүр итә. Министрлыкта халыкка һәм туристларга аюга юлыгу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуны тагын бер мөһим чара сыйфатында атап үткәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре