Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында Төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте 2024 елга йомгак ясады һәм киләчәккә планнар корды.
Бу чарада тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһиров, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан бүлекләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.
Видеоконференция форматында үткәрелгән “түгәрәк өстәл”гә Россия төбәкләреннән, Казахстан белән Белоруссиядән, Татарстан районнарыннан 40 тан артык кеше – галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов алып барды.
Эш барышында Түбән Новгород өлкәсеннән Сәрия Аймалетдинованың – Пошат авылы тарихы турындагы, Чистайдан Фидаил Мәҗитовның – “Кызыл” Ялан авылы тарихы документларда һәм материалларда”, Чистайдан Альмира Шәрифуллиннаның “Сабыйлар. Сугыш. Язмышлар” китаплары тәкъдим ителде. Россия төбәкләрендә басылган китапларга да игътибар бирелде.
– Татар төбәкчеләре хәрәкәте Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә аерым бер мөһим урын алып тора, - диде Ирек Шәрипов. – Бу турыдан-туры халык белән аралашуга бәйле. Бу – безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Төбәкчеләр алып барган тикшерүләргә абруйлы тарихчыларның, галимнәрнең, музей хезмәткәрләренең кушылуы бик мөһим. Татар авыллары турында бай эчтәлекле китаплар нәшер ителә. Монысына аеруча шатланабыз. Бу – бик җитди хезмәт. Авторлар үз авыллары, якташлары турында архив материаллары җыялар. Шәҗәрәләр төзиләр. Иң мөһиме, алар моны зур канәгатьлләнү хисе белән эшлиләр. Әлеге китапларда аерым бер авылның татар тарихы, Россия дәүләте белән аерылгысыз, бербөтен икәнлеге күренә. Димәк, бу милләтпәрвәрлек дигән сүз. Шулай булганда гына без бердәм, күпмилләтле һәм көчле дәүләт булып кала алабыз.
Утырыш ахырында Россия Табигый фәннәр академиясенең вице-президенты, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешов куанычлы хәбәр җиткерде: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Төбәкчеләр белән эшләү комитеты Альберт Борһановны Россия табигый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайларга карар кабул ителүен әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез