Төбәкнең тулаем продуктын 5 триллион сумга җиткерү бурычы арттырып үтәлгән

Татарстан икътисады тотрыклы үсә. Стратегия-2030 документында билгеләнгән төбәкнең тулаем продуктын 5 триллион сумга җиткерү бурычы 2024 елгы йомгаклар буенча үтәлде дә инде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

Нефть-газ-химия комплексы төбәкне алга таба үстерү нигезе булып кала. Быел «Татнефть» 75 еллыгын билгеләп үтте. Компания елына 28,3 миллион тонна күләмендә нефть чыгаруны җайга салган. Европадагы иң яхшылардан берсе булып торучы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы ел саен 17 миллион тоннадан артыграк нефть эшкәртә, диде ул.
Быел гидрокрекингның икенче җайланмасын эшләтеп җибәрү ачык төстәге нефть продуктлары чыгышын 90 процентка кадәр җиткерү мөмкинлеге биргән. «Татнефть» цифрлы технологияләр, биотехнологияләрне һәм альтернатив энергетиканы актив төстә үстерә. Компания социаль өлкәгә аерым игътибар биреп килә. Һәр ел саен мәгариф, медицина, мәдәният һәм спортны үстерүгә 30 миллиард сумнан күбрәк юллый. «Татнефть» компаниясенә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм республика проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтәсем килә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнехаов.

Төбәктә «СИБУР» да зур инвестиция проектларын гамәлгә ашырып килә. Быел Түбән Кама “Нефтехим” производствосында ЭП-600 олефин комплексы, елына 50 мең тонна егәрлеккә исәпләнгән гексен-1 производствосы, шулай ук Казан «Оргсинтез»да 250 МВтлы пар-газ җиһазы эшләтелә башлаган.

Киләсе елда Казанда химиянең төп юнәлешләре буенча «СИБУР»ның фәнни-тикшеренүләр үзәген ачу күздә тотыла. Соңгы 4 ел эчендә компания социаль проектларга һәм иганәчелеккә 7 миллиард сумнан артыграк акча җибәргән.

Нефть эшкәртү секторында «ТАИФ НК» зур роль уйный. Ул технологик катлаулылыгы ягыннан дөньядагы 20 нефть эшкәртү заводы исәбенә керә.

Аммоний да актив төстә үсеп килә. Предприятие узган елда кайбер яңа производстволарны файдалануга тапшырган һәм үз тарихына рекордлы күрсәткечкә – 2 миллион тонна продукция җитештерүгә ирешкән. Компания «Аммоний-2» зур инвестция проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә, шулай ук мәгариф һәм туристлык кластерын үстерүгә юнәлдерелгән

«Туган шәһәребез химиясе» проекты кысасында республиканың социаль тормышында актив катнашып килә.

Газпром белән озак сроклы стратегик партнерлык та икътисадның тотрыклы үсешенә ярдәм итә. Быел республикада газ куллану күләме рекордлы күрсәткечкә – 19 миллиард куб метрга җиткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре