Газетага язылу

Төнге буранда Казанда биш катлы йорт түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән

Кешеләргә зыян килмәгән, йортны судан һәм җылылыктан өзмәгәннәр.

  Казанның Гвардейская урамындагы 40нчы йорт түбәсе  төнге буранда өлешчә җимерелеп төшкән.

Сәбәбе – соңгы атналарда шәһәргә ябырылган аномаль кар-буран. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Кешеләрнең мөлкәтенә зыян килмәгән. Су, җылылык – барысы да бар. Бирегә түбә чистартучылар һәм балта осталары килеп җиткән дә инде.

Якын араларда алар түбәне тулысынча кардан чистартып, ремонтлап куячак. Гыйнвар аенда түбәне кардан арындырган булганнар инде. Ләкин рекордлы кар үзенекен иткән – кайбер өлешләренә бик күп кар ятып, шундый аянычлы нәтиҗәгә китергән.

“Әлеге йортта яшәүчеләр үзләрен борчыган сораулар белән идарәче компаниягә яки турыдан-туры шәһәр хакимиятендәгеләргә мөорәҗәгать итә ала”, – дип яза “Вечерняя Казань”.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре