Газетага язылу

Төнлә Казан юлларында бозлавыкка каршы 536 тонна материал кулланылган

Казанда төнлә юлларны чистарту эшенә 37 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Бозлавыкка каршы барлыгы 536 тонна материал: 96 тонна реагент һәм 440 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитетына сылтама белән Казан мэриясе.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, температура иртәнге сәгатьләрдә -7...-9 градуска кадәр төшкән. Шуңа бәйле рәвештә юл предприятиеләре вәзгыятьне даими тикшереп тора.

Юл хезмәтләре шәһәр халкына һава шартларын исәпкә алып, руль артында игътибарлырак булырга һәм транспортка кышкы резина кую турында алдан кайгыртырга киңәш итә.

Юлларны өстәмә чистартуга кагылышлы хәбәрләрне казанлылар @kznhelpbot телеграм-ботына юллый ала. Шулай ук четерекле юл өлешләре турындагы мәгълүматны +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып хәбәр итәргә була.

Алдарак кыш көннәрендә Казанда юлларны карап тоту өчен дүрт подряд оешмасы паркыннан барлыгы 577 берәмлек махсус кар чистарту техникасы һәм 28 берәмлек өстәмә җайланма җәлеп ителәчәге хакында хәбәр ителгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре