Төнлә Россия күгендә 125 пилотсыз очкыч юк ителгән

Төнлә Россия Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре РФ төбәкләре күгендә 125 Украина пилотсыз оча торган аппаратын (БПЛА) бәреп төшергән һәм юк иткән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, 70 БПЛА Кырым Республикасы территориясендә, 15 БПЛА – Орлов өлкәсе территориясендә, 11 БПЛА – Курск һәм Саратов өлкәләре территориясендә, тугыз – Белгород өлкәсе территориясендә, җиде – Кара диңгез акваториясендә һәм берәр БПЛА – Брянск һәм Воронеж өлкәләре территориясендә бәреп төшергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре