Төнлә Татарстанда печән сакланган 200 метрлы склад янган

Төнлә Татарстанда рулонлы печән сакланган 200 метрлы склад янганlbg дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә төнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Балтач районы Көшкәтбаш авылында рулонлы печән сакланган склад януы хакында хәбәр килгән.

111нче янгын-коткару часте һәм «Уңыш» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре урынга килгәндә 200 метрлы бинаны ялкын телләре ялмап алган була инде.

Янгынны төнге берләр тирәсендә сүндергәннәр. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән, ә склад тулысынча янып беткән диярлек. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-08-2020/t-nl-tatarstanda-rulonly-pech-n-saklangan-200-metrly-sklad-yangan-5763214

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре