Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә:
– Әниегезнең йортны ничек бүләк итүен ачыклагыз. Мәҗбүр иткәннәрме, үз теләге белән биргәнме? Әниегез бүләк иткәненә үкенә икән, документны суд аша юкка чыгарып була. Риза булган очракта да, йортта киленегезнең бернинди хакы юк. Бары энегез генә йортны нишләтәсен хәл итә. Кирәк тапса, апаларына тигез итеп бүлеп бүләк итә ала. Моны бергә сөйләшеп хәл итәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез