Газетага язылу

Төпсез кое кайчан тула?

Соңгы көннәрдә Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүләр мәсьәләсендә ярымдулкынланулы, ярымгаугалы белдерүләр яңгырады. 28 сентябрь көнне тема Президент Путинның парламент партияләре җитәкчеләре белән очрашуда да күтәрелде. Коммунистлар җитәкчесе Зюганов түләүләрнең кискен артуыннан зарлангач, Путин: «Барлык тарифлар, һичшиксез, икътисадый яктан нигезләнгән булырга, шул ук вакытта социаль яктан чикләнгән һәм халыкның реаль керемнәренә туры килерлек булырга тиеш», – дип әйтте.

 

Тарифлар барыбер күтәреләчәк, билгеле. Ә «икътисадый яктан нигезләнү» дигән нәрсә белән «социаль яктан чикләнү» дигәне һәрвакыт каршылыкта торачак. Объектив чынбарлык шундый: коммуналь челтәрләрнең тузуы федераль масштабта да, төбәкләр дәрәҗәсендә дә зур проблемага әйләнде. Хәтта бу юнәлештә гаять зур акча бүлеп биргән Татарстанда да хәл мактанырлык түгел. Тарифларны икътисадый яктан нигезләгәндә чиновниклар моны искә төшермичә кала алмый. Син искә төшермәсәң, торбаларның кышкы фонтан булып күккә су бөркүе искә төшерәчәк. Совет чорында салган торбалар тузды инде... Мөшкеллекнең сәбәбен «ЖКХ советы» ассоциациясе башлыгы Марк Геллер: «ТКХ тарифларын артык әкрен күтәрәләр, һәм алар хәзергедән 40 процентка югарырак булырга тиеш», – дип белдерде. Аның фикеренчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү инфляциядән 39,1 процентка артта калган. Шуның аркасында тармак ел саен 1,27 триллион сум күләмендә керемне югалта, шул ук вакытта җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларның 62,6 проценты һәм су каналларының 62 проценты зыянга эшли.

 

Хәер, Геллерга бәяләрне күтәрү турында сөйләү кыен түгел, чөнки ул берьюлы берничә җитәкче урында эшли һәм тарифларны берничә тапкыр күтәргәндә дә сизмәячәк. Ә менә аз керемле миллионнар өчен бу мәсьәлә кытыкка тиеп кенә калмый, кайчак җелеккә дә үтә. Аз керемлеләр дигәннән, 2025 елның 17 декабрендә Мәскәүдә узган Столыпин клубының ябык утырышында Макроикътисадый анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәгенең макроикътисадый процессларны анализлау һәм фаразлау юнәлеше җитәкчесе Дмитрий Белоусов: «Россиядә «ярлылык чиге алдында»гы хәл киң таралган. «Бездә «предбедность» дәрәҗәсе югары – гомуми исәптә 40 процентка якын. Кешеләрнең 30–40 проценты ярлылык чигенә якын тора, бу – бик начар хәл», – дип белдергән. Белоусов әфәнде – хәзерге оборона министрының бертуганы, төгәл мәгълүмат белән эш итә торган рәсми кеше. Аның саннары рәсми статистика белән туры килмәсә дә, чынбарлыкка якынрак. Ярлылык чигенә якын торган россиялеләрнең 30–40 проценты өчен (ярлылык чигендә яшәүчеләр дә шактый бит әле) ТКХ түләүләрен вакытында башкарып бару көннән-көн кыенлашачак. Икътисадый үсеш министрлыгының тарифларны күтәрү планыннан шул мәгълүм: 2025 елдан 2029 елга кадәр гомуми түләү 60 процентка артачак. Бу көтелә торган инфляциядән ике тапкыр, эчке тулай продукт үсешеннән 8 тапкыр диярлек артык. ЭТП үсмәскә дә мөмкин, ә тарифлар үсәчәк. Шул Белоусов 29 сентябрьдә генә Россия икътисадындагы вазгыятьне «яңа торгынлык» дип атады, ягъни үсешне шик астына алды.

 

Шушы урында сорау туа: тарифларның инфляцияне һәм ЭТПны узып үсеше хәлне төзәтәчәкме, ягъни алдагы ике-өч ел эчендә инфраструктура яңартылып, ТКХ аварияләреннән имин булачакбызмы? Бу бик мөһим бит, чөнки кышның иң салкын көннәрендә җылысыз, утсыз-сусыз калып утыру бер дә рәхәт түгел. Сорауның җавабын якын тарихтан эзлик.

 

2005 елда федераль хөкүмәт ТКХ чыгымнарын тулысынча түләүгә күчү буенча яңа стандарт игълан итте. Шул елда тарифлар абсолют рекорд белән югарыга сикерде: 32,7 процентка артты. Ул елда инфляция 10,9 процент иде. Ассызыклап әйтик: ремонт өчен түләүләр дә шулай биеде. 2006 елда рәсми рәвештә 100 процент түләүгә күчелде: тарифлар 9 процентлык инфляция шартларында 17,9 процентка үсте. Менә шуннан соң ТКХ тармагы әһелләре безгә бернинди дә дәгъва белдерә алмаска тиешләр кебек иде. Алдагы 2007, 2008 елларда да әле тарифлар рәсми инфляцияне узып күтәрелгән. Димәк, халык арттырып түли башлаган дип уйларга мөмкин. Чынлыкта алай ук түгел инде ул, чөнки бәяләр төрле нәрсәгә төрлечә үсә, уртача инфляциягә карап тормый.

 

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе махсус таблица эшләп, чагыштырып чыкты: 2010–2013 елларда да әле тарифлар рәсми инфляцияне шактый ук узып күтәрелгән. Саннар белән башыгызны катырмас өчен бер генә мисал китерәм: 2011 елда инфляция 6,10 процент булган, тарифлар 11,7 процентка арткан. Аерманың зурлыгын сизәсездер. 2014–2015 елларда гына тариф үсеше инфляция үсешеннән печтек кенә калышкан. Тарифлар инфляцияне чабыш аты тизлеге белән узып арткан ул елларда ТКХ инфраструктурасы яңартылдымы дигән сорауның җавабын тузып-череп беткән торбалардан сорагыз.

 

Шуннан соңгы унъеллыкта да тарифлар инфляциядән бик калышмады. Инфляцияне узып арткан чаклар булды, аңа тигезләшә язган еллар да күренә. Бары тик 2023 елда гына ТКХ тарифларының үсешенә мораторий игълан ителде, чөнки 2022 елда арттыру ике тапкыр булган һәм рәсми инфляцияне байтак узып киткән иде. 2023 елгы паузаны хөкүмәт 2024–2025 елларда тагын ике тапкыр компенсацияләде: тарифлар рәсми инфляцияне узды. Менә карагыз: 2024 ел инфляциясе – 8,47 процент, тарифлар үсеше – 9,8; 2025 елда инфляция – 5,59, тарифлар үсеше – 11,9. Инфляцияне узып алга китүне «ускоренный рост для финансирования модернизации сетей» дип аңлатканнар. «Челтәр»ләр һаман да авыр сулый. Шуңа күрә киләсе елларда тарифларның текә күтәрелеше, кызганыч, вазгыятькә зур үзгәреш кертмәс төсле. «Төпсез кое»га су ташуга охшап тора хәлләр.

 

Ни өчен шулай дигән сорау тумый калмый бит инде. Сорауга Генераль прокуратура мәгълүматларыннан да уңайрак җавап табып булмый. 2024–2025 еллар нәтиҗәләре буенча ТКХ өлкәсендә ел саен 420–428 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлә. Бу тикшерүләр нәтиҗәсендә тикшерүчеләр намуссыз идарә итүчеләргә карата ел саен 1100–1200 дән артык яңа җинаять эше кузгаталар. Административ җаваплылыкка исә 90 меңнән артык кеше тартыла.

                               

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре