Газетага язылу

Торак базарында – трейд-ин: Казанда иске торакны яңасына алыштыру белән кызыксына башлаганнар

Россиянең күчемсез милек базарында иске торакны яңасына алыштыру, ягъни трейд-ин программалары белән кызыксыну арткан. Мондый программа кысасында торак төзеп сатучы компанияләр клиентларына иске торакларын, өстәп түләү нигезендә, яңасына алыштырырга ярдәм итә. Трейд-инга ихтыяҗ нык арткан шәһәрләр арасында Казан да бар дип, яза «Известия».

Компанияләр үз клиентларына фатир сатып алуда махсус шартлар булдыра: икенчел торакларын сатарга ярдәм итеп, кергән акчаны беренчел взнос сыйфатында файдалану мөмкинлеге бирә. Белгечләр әйтүенчә, бүген компанияләрнең яртысы чамасы шундый программалар нигезендә эшли. Гәрчә әле узган елда алар бармак белән генә санарлык булса да.

Казанда, кайбер башка зур шәһәрләрдәге кебек үк, икенчел базарда җанлану сизелгән, төп ставка 14,25 процентка кадәр кимегән бер мәлдә, трейд-ин белән кызыксыну көчәйгән. Бу исә иске фатирлар сатуны җиңеләйтеп, алыш-биреш ясарга нияләүчеләрне кузгатып җибәргән.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, трейд-иннан файдалану нигезендә алыш-бирешләрнең өлеше әлегә зур булмаса да, үсеш сизелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре