Иркутскида билгесез кешеләр торак йорт подъездында йорт-җирсез берәүгә ут төрткәннәр.
 ⠀
 Вакыйга 19 ноябрь кичендә Терешкова урамындагы күпкатлы йортта булган, дип хәбәр ителә. Җирле халык коткаручыларны чакырткан һәм янгын сүндерүчеләр килгәнче, 63 яшьлек ир-атны мөстәкыйль рәвештә сүндергән.
 ⠀
 Зыян күрүче авыр хәлдә 3 нче шәһәр клиник хастаханәсенә китерелгән - аның 90% тәне пешкән. Кызганычка каршы, ир-ат берничә сәгатьтән үлгән.
 ⠀
 Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шаһитлардан сорау ала, күзәтү камераларыннан видеоматериаллар өйрәнә , әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез