Махачкалада Гапцахская урамында урнашкан күпкатлы торак йорт фатирында газ шартлаган. Янгын чыккан, дип яза “ТАСС”.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, газ шартлаудан берничә фатирга зыян килгән, күршедәге йортларның тәрәзәләре коелып төшкән.
Агентлыкка шәһәр хакимиятеннән хәбәр ителгәнчә, йорт әле файдалануга тапшырылмаган булган. Анда кешеләр яшәмәгән.
Ике кешегә зыян килгән. Шартлауның сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез