Газетага язылу

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия кемнәргә бирелүен аңлаттылар

Россиялеләр, әгәр торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар төбәктә билгеләнгән гаилә кеременең максималь рөхсәт ителгән өлешеннән артып киткән очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия рәсмиләштерә ала.

Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе рәисе Дмитрий Свищев РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

Депутат сүзләренчә, коммуналь хезмәтләргә максималь рөхсәт ителгән чыгымнарның федераль стандарты гаиләнең барлык әгъзалары алган керемнең 22 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта, төбәкләр бу бусаганы киметергә хокуклы. Мәсәлән, Мәскәүдә ул 10 проценты дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Субсидиягә торак милекчеләре, торакны социаль наем килешүләре буенча яллаучылар, торак кооперативлары әгъзалары һәм хосусый торак арендаторлары хокуклы. Түләүне алу өчен Россия гражданлыгы, даими теркәлү урыны булырга һәм соңгы өч елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча суд тарафыннан расланган бурыч булмаска тиеш.

«Субсидия - торак-коммуналь хезмәтләр өчен керемнең билгеле бер өлешеннән артыграк түләмәскә мөмкинлек бирә торган законлы механизм ул. Әгәр дә сез бу өлешне арттырасыз икән, дәүләт аерманы кире кайтара», – диде Свищев.

Ул ачыклык керткәнчә, вакытлы финанс кыенлыклары һәм берничә ай өчен җыелган бурыч үзеннән-үзе субсидия бирүдән автомат рәвештә баш тартуны аңлатмый.

Парламентарий айлык кереме 60 мең сум тәшкил иткән һәм торак-коммуналь хезмәтләргә 15 мең сум сарыф итүче гаиләне мисал итеп китерә. Мәскәүдә бусага 10 процент дәрәҗәсендә билгеләнгәнгә күрә, рөхсәт ителгән чыгымнар 6 мең сум тәшкил итәчәк, ә 9 мең сумлык аерма субсидия белән компенсацияләнергә мөмкин.

Свищев сүзләренчә, субсидия алу өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирергә мөмкин. Кирәкле документларның бер өлешен автомат рәвештә соратып алалар. Мөрәҗәгать итүчегә белешмәләрне расларга һәм соңгы ай өчен квитанцияне тәкъдим итәргә кирәк.

Гаризаны карау вакыты ун эш көне тәшкил итә. Әгәр документлар айның 1еннән 15енә кадәр тапшырылган булса, субсидия шул ук айның беренче көненнән билгеләнә. Түләү алты айга бирелә, шуннан соң аны тагын озайтырга мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре