Башлангычны Сергей Миронов җитәкчелегендә “Справедливая Россия” депутатлары әзерләгән, дип яза “ТАСС”. Документ күчемсез милекне сату-алуда мошенникларга каршы көрәшү мәсәләсен хәл кылуга юнәлдерелгән.
Шул рәвешле “Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында” законга төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Анда фатир сатканда “суыну чорын” билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш закон проектында, килешү төзегәннән соң кимендә 7 көннән соң гына, сатучы белән алыш-бирешне теркәү мөмкинлеге каралган.
“Сатучы шушы вакыт эчендә үз гамәлен бәяләячәк. Мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган очракта, торак сатудан баш тарта алачак”. – дип аңлаткан Миронов.
Шул ук вакытта сатучы фатир акчасын милеккә хокук сатып алучыга күчкәч кенә һәм фәкать банктагы счетына гына алачак. “Тере” акча белән түләп булмаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез