Газетага язылу

Торакны арендага биреп торучыларга пенсиядән коры калу куркынычы яныймы-юкмы икәнен аңлаттылар

Күчемсез милекне арендага бирү пенсионерның пенсия алуга, аны индексацияләүгә, салым ташламасына хокукыннан мәхрүм итми. Юрист Илья Русяев «RT» хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Белгеч искәртеп үткәнчә, пенсионер күчемсез милекнең һәр төре буенча берәр объектка салымнан азат ителгән. Әмма төп шарты бар: бу объект эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланмаска тиеш.

«Найм килешүе буенча, фатирны кемгәдер арендага биреп торудан керем (13 процентлы НДФЛ яки үзмәшгуль буларак теркәлүчеләргә – 4 процентлы салым түләп), пассив керем булып санала. Бу очракта мөлкәткә салым буенча ташлама сакланып кала. Бакча йорты белән дә – шул ук хәл (ял итүчеләргә килешүләрсез генә тәүлеклек аренда яки уңыш белән сәүдә итү кебек коммерция эшчәнлеге башланмаса). Ә менә гараж белән эш катлаулырак. Шәхси автомобилен куеп тору өчен күршеңә бирелсә, бу көнкүреш арендасы булып санала һәм ташлама да саклана. Ә инде оешмага яки хосусый эшмәкәргә склад, остаханә яисә техник карау станциясе буларак файдалануга бирелсә, эшмәкәрлек эшчәнлеге буларак карала. Бу очракта гомуми нигездә салым түләргә туры киләчәк», – дип басым ясап әйткән белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре