Торакны “тере” акчага сатып алуны тыярга җыеналар

Россия Генераль прокуратурасы күчемсез милекне “тере” акчага сатып алуны тыю тәкъдимен хуплаган. “Бердәм Россия”нең Төзелеш буенча комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева тәкъдименә генераль прокурорның беренче урынбасары Анатолий Разинкиннан алынган җаваптан шуны күрергә мөмкин, дип яза “Известия”.

“Тере” акчага торак белән алыш-бирешне тыю турындагы закон проекты тикмәгә генә пәйда булмады. Россиядә күчемсез милекне сату-алуның иминлеген булдыру юлындагы беренче адым бу. Хафага салырдай статистика мәгълүматлары аның кирәклеген раслый”. – дип аңлаткан Разворотнева.

Депутат тәкъдименең алыш-бирешләр ясауда интернет һәм телефон аша мошенниклык очраклары бик нык таралуга бәйле рәвештә хуплануы билгеләп үтелгән.

Моннан тыш Генераль прокуратурада риелторлар гамәленнән зыян күрүчеләр өчен компенсация фондын булдыру мөмкинлеген өйрәнәләр. Алар китерелгән зыянны каплауны таләп итүгә хокуклы булачак. Моннан тыш, алыш-бирешнең шиккә салырдай билгеләре ачыкланган очракта, күчемсез милекне кадастр учетына алу вакытын 10нан 20 көнгә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Шулай ук Генераль прокуратура пенсионерларның фатир сатуга ризалыгын тикшерү өчен алыш-бирешне нотариуста мәҗбүри төстә раслатуны кертергә тәкъдим итә.

Разворотнева сүзләренә караганда, Россиядә 2022 елда фатирдан мәхрүм итүгә бәйле 6 меңнән күбрәк, 2023 елда – 8 меңнән күбрәк җинаять теркәлгән. Ул шул рәвешле халыкка һәр ел саен дистәләрчә миллиард сумлык зыян китерелүен билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Торак” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре