Газетага язылу

Төрекләр кораллана

         7 сентябрьдә Төркия Президенты Әрдоган Әнкарадагы Министрлар Кабинеты утырышында: «...Беркем дә безнең лаеклы һәм сабыр позициябезне көчсезлек дип кабул итәргә һәм бу хакта ялгыш өметләр багларга тиеш түгел», – дип белдерү ясады.

         Аның сүзләренчә, Төркия нинди дә булса илгә, җәмгыятькә, дингә яки мәдәнияткә каршы чыкмый. «Мондый нәрсә турында хәтта уйлау да мөмкин түгел. Әмма Төркия, кем генә кылмасын, теләсә нинди канунсызлыкка, гаделсезлеккә, җәбер-золымның һәртөрле формасына һәм бандитлыкның теләсә нинди күренешенә каршы чыга. Һәм моны алга таба да дәвам итәчәк», – диде Әрдоган.

         Геосәясәтнең аеруча кайнаган һәм кызган төбәгендә көн күрә торган держава сәяси белдерүләр белән генә чикләнеп калмый, билгеле. Соңгы елларда үзенең хәрби сәнәгать комплексын кызу адымнар белән үстергән ил алдагы елларда кораллану өчен зур акча тотарга ниятли. Яңа 2027–2029 елларга исәпләнгән Урта сроклы программа (OVP) нигезендә оборона чыгымнарына юнәлтеләчәк өстәмә ресурслар 229 процентка арттырылачак.

         Бу күрсәткеч программада күрсәтелгән стратегик юнәлешләр арасында иң югарысы булып тора. Чагыштырыгыз: социаль торак проектларына өстәмә ресурсларны – 150, геологик разведкага – 139, сәламәтлек саклауга – 43, азык-төлек иминлегенә – 42, тимер юлларга – 49, сәнәгать инфраструктурасына 54 процентка арттыру каралган.

         Әнкара финанслауны арттыруны, беренче чиратта, үзенең оборона-сәнәгать потенциалын үстерүгә бәйли. Хөкүмәт ил эчендә үз технологияләрен булдыруны, читтән китерелә торган продукциягә бәйлелекне киметүне һәм өстәмә кыйммәте югары булган продукция җитештерүне максат итеп куя.

         Бер үк вакытта аркадаш дәүләтләрне коралландыруга да зур игътибар бирелә. Израильнең «The Jerusalem Post» басмасы: «Соңгы вакытта Кытай һәм Төркия армияләренең хәрби-транспорт самолетлары Пакыстанга актив рәвештә йөкләр һәм кирәк-яраклар илтә. Төркия, Пакыстан һәм Кытай арасында яңа куркынычсызлык өчпочмагы формалаша», – дип чаң суга.

         Пакыстан армиясенең рәсми аккаунтында урнаштырылган видеода BAYKAR компаниясе җитештергән күпсанлы K2 камикадзе-дроннарының кораллануга алынуы күренә. K2 200 килограмм авырлыктагы сугыш кирәк-ярагын йөртә ала һәм 2000 километрдан артык очу ераклыгына ия.

         Азәрбайҗан хәзер Төркиянең экипажсыз диңгез аппаратларын үз территориясендә җитештерә. Аларның берсе – коралланган SALVO экипажсыз катеры (15 метр, ракеталар һәм туплар белән җиһазланган), икенчесе – KAYRA камикадзе-катеры (7,6 метр, тизлеге 60 диңгез төененнән артык, максатка бәрелеп юк итү өчен билгеләнгән).

                           

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре