Бу хакта ТАССка Мадьярованың адвокаты Джандаш Гюрол хәбәр иткән. Ул бу карарга карата шикаять әзерләвен әйткән.
Юрист сүзләренчә, җирле суд карары халыкара нормаларга да, Төркия законнарына да каршы килә. Ул искәрткәнчә, элегрәк Төркиянең Югары суды экстрадиция турындагы карарны гамәлдән чыгарган, ә кассацион суд агымдагы елның октябрендә бирүдән баш тарту турында карар чыгарган.
Гюрол Төркиянең Югары һәм Конституцион судларына апелляция бирәчәген әйткән. Адвокат фикеренчә, Мадьярова Frendex эше буенча зыян күрүче булып тора, ә аның гаебен исбатлау өчен дәлилләр җитәрлек түгел.
Яклау гаилә хәленә дә игътибар бирүләрен сорый: Мадьярова Төркиядә 2021 елдан бирле ире һәм ике баласы белән яши һәм аның экстрадициясе, адвокат сүзләренчә, «гаилә бердәмлегенә җитди зыян китерәчәк».
Эльвира Мадьярова 2025 елның февралендә Истанбулда Төньяк Кипрдан очып килгәннән соң ялган шәхес таныклыгы белән чикне узарга тырышканда тоткарланган. Кулга алынганнан бирле ул Бакыркай районындагы хатын-кызлар төрмәсендә утыра. 5 март көнне Россия Юстиция министрлыгы аны экстрадицияләүгә рәсми сорау юллады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез