Төркиянең Диярбакыр провинциясендә, илнең көньяк-көнчыгышында 4,2 магнитудалы җир тетрәү булган. Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) Х социаль челтәрендә (элеккеге Twitter) шул турыда хәбәр итте, дип яза РИА Новости агентлыгы.
Ведомствоның Х социаль челтәрендәге хәбәреннән күренгәнчә, җир асты селкенүләре кичә, җирле вакыт белән 15.25 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Хани районында теркәлгән.
Җир тетрәү үзәге 16,82 километр тирәнлектә урнашкан диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез