Төркиядә ял итү Мальдив утрауларында ял итүгә караганда да кыйммәткәрәк төшә башлаган

Төркиягә юлламаның уртача бәясе ковид чорына кадәрге бәяләр белән чагыштырганда 70-90 процентка арткан.

Россия туристларына Төркиядә ял итү Мальдив утрауларында ял итүгә караганда да кыйммәткәрәк төшә башлаган. Бу хакта Ekonomigazetes басмасы яза.

Шулай итеп, Төркиягә юлламаның уртача бәясе ковид чорына кадәрге бәяләр белән чагыштырганда 70-90 процентка арткан. Шул ук вакытта туристлар ташкыны өчтән бер өлештән күбрәккә кимегән. Шундый ук акчага Грециядә ял итәргә мөмкин. Ә Мальдив утрауларына яки Испаниягә барып кайту арзангарак та төшәчәк.

Россия Туроператорлар ассоциациясе вице-президенты Тарас Кобищанов билгеләп үткәнчә, узган елда Төркиядә Россиядән 5,2 миллион турист ял иткән. Быел исә аларның саны 4 миллионга да тулмаска мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Төркия Мальдив

Көн хәбәре