Төркиядә җир тетрәгән

Төркиянең көнбатышында урнашкан Маниса шәһәрендә 4,8 баллы җир тетрәү булган, дип хәбәр итә Х социаль челтәрендә табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD). Бу хакта РИА Новости яза.

Ведомство хәбәр итүенчә, җир тетрәүләр Сома районында җирле вакыт буенча 01.36 сәгатьтә булган. Тетрәү үзәге 10,24 километр тирәнлектә ятуы билгеле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре